Разделы

Кабинет татарского языка

Шакирзянов Рашит Аглеевич

Шакирзянов Рашит Аглеевич

доцент , кандидат технических наук , доцент

Телефон:   +7 (843) 262-34-40; раб. 8435104726
Факс:   +7 (843) 510-46-75

  • разработка и внедрение в учебный процесс учебно-методического обеспечения на татарском языке
  • руководство научными исследованиями студентов и преподавателей на татарском языке
  • научно-техническая терминология
  • журналистика
  • педагогика
  • научно-методические основы преподавания строительной механики

Кабинет по обучению на татарском языке имеет давнюю историю. Здесь на русском языке приводится лишь краткая информация об этом. Более подрбная информация дается несколько ниже на татарском языке.

Впервые кабинет по обучению на татарском языке был организован в 1932 году в Казанском институте инженеров коммунального строительства. Здесь шла интенсивная разработка научной терминологии, были подготовлены и изданы учебники для вузов на татарском языке: по геодезии, математике, физике, теоретической механике и др. Большая работа в этом направлении проводилась высококвалифицированными преподавателями: Ф.Хакимовым − доцентом кафедры архитектуры, В.Хангильдиным − доцентом кафедры татарского языка и литературы, Х.Муштари − доцентом кафедры теоретической механики, З.Богдановым – доцентом кафедры геодезии, И.Сафиным − доцентом кафедры строительных конструкций и др.

К сожалению, активная деятельность по обучению на татарском языке была прекращена в годы репрессий, когда начались гонения и преследования передовой национальной интеллигенции, а в 1941 году плодотворная работа института была прервана войной.

Вернуться к подготовке строителей с высшим образованием на татарском языке удалось лишь в 1990 году. Лидером и организатором всей работы стал декан строительного факультета Вагиз Шайхуллович Фатхуллин. Методической работой руководил доцент кафедры отопления и вентиляции зданий Альберт Ибрагимович Нарбеков.

Кабинет по обучению на татарском языке снова был образован в 1995 году на базе строительного факультета КИСИ для руководства методическим обеспечением подготовки инженеров-строителей, профессионально владеющих двумя государственными языками Республики Татарстан. Заведующим кабинетом стал доцент кафедры строительной механики Р.А. Шакирзянов.

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УКЫТУ

Татар телендә укыту тарихы

Татар телендә төзүчеләр әзерләү һәм мигъмарият (архитектура) тарихы бик еракларга барып тоташа. Хәзерге татарларның бабалары безнең эра башларында ук Кытай, Урта Азия, Якын Көнчыгыш цивилизацияләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Ислам кергәнчегә кадәр булган төзүчелек һәм архитектура бик аз өйрәнелгән булса да, татарларның борынгы дәүләтләре, бигрәк тә культура һәм икътисад зур үсеш алган Идел Болгары булу турындагы хәбәрләр безгә килеп җиткән. Татарлар Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып тимер коярга өйрәнгәннәр, оста һөнәрчеләр һәм төзүчеләр булганнар. Болгар һәм Казан ханлыгы шәһәрләрен төзегәндә алар ак таш, чәртәп (известь), яндырылган кирпеч кулланганнар. Болгар һәм татар архитектурасы, төзү ысуллары һәм техникасы Россиянең төзү осталыгы үсешенә китергән. Әмма Казанның яулап алынуы татарларга зур зыян китергән. Аларга таш йортлар салу, тимерчелек һәм һөнәрләр белән шөгыльләнү тыелган. Шулай булуга карамастан, татарлар үз мәдәниятен һәм һөнәри эшчәнлеген саклап кала алганнар. Татарстан Республикасында оста төзүчеләр күп булу һәм аларның күпчелек өлешен татарлар тәшкил итү шул турыда сөйли.

Мәдәниятле борынгы халык буларак, татарларның язу һәм мәгариф тарихының да тирән тамырлары бар. Элегрәк алар борынгы төрки (рун) язуын, соңрак гарәп язуын кулланганнар. Беренче мәдрәсәләр Идел Болгарында X гасырда ачылса, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында алар киң таралганнар. Урта һәм югары белем бирә торган мәдрәсәләрдә математика, география, астрономия, медицина, химия һ.б. фәннәр укытылган, галимнәр, философлар, педагоглар үзләренең фәнни трактатларын язганнар. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, алар бүгенге көннәргә килеп җитмәгәннәр. Казан, республика, бөтен Идел-Урал регионы тарихында төзүчеләрне әзерләү 1895 елда, Казанда Сәнәгать училищесы ачылудан башлана. Анда төзүче техниклар, юл төзү техниклары, гидротехниклар, җир үлчәүчеләр әзерләнә. 1917 елгы революциядән соң ул Политехник училище итеп, 1919 елда – Политехник институт итеп үзгәртелә. Аның төзелеш факультетында архитекторлар, инженерлар, юл һәм күпер төзүчеләр әзерләнә башлый.

20нче еллар башында институтның социаль составы үзгәрә, анда эшче һәм крестьян балалары укый башлый. Милли состав та үзгәрә – руслар белән бергә татар, чуваш, мари, мордвалар да укый, алар студентларның 30%-ын тәшкил итә. Институтның төзелеш факультетында 1922 елны студентларны татарча укыту башлана. Анда милли мәктәпләрдән укырга килгәннәргә һәр яктан ярдәм күрсәтелә, алар керү имтиханнарын ана телендә тапшыралар, төрле фәннәр татарча укытыла башлый.

Төрле үзгәртүләрне кичергәннән соң, 1930 елда ул Коммуналь төзелеш институты дип атала башлый. Башта аңа өч факультет керә, кичке һәм көндезге рабфак, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре ачыла. Институтны З.Гыймранов җитәкли, кафедраларны да үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле профессорлар һәм доцентлар җитәкли. 1932 елдан ул Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты дип атала башлый.

Институтта милли кадрлар әзерләү буенча шактый зур эш алып барыла. Татар яшьләре керү имтиханнарын туган телдә бирәләр. Соңрак татар төркеме туплана, татарча укыту кабинеты ачыла. Татарча фәнни терминнар эшләнә, геодезия, сызма геометрия, математика, физика, теоретик механика һ.б. фәннәр буенча дәреслекләр языла һәм басыла. Бу юнәлештә архитектура кафедрасы доценты Ф.Хәкимов, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты В.Хангилдин, теоретик механика кафедрасы доценты Х.Мөштәри, геодезия кафедрасы доценты З.Богданов, төзелеш конструкцияләре кафедрасы доценты И.Сафин тарафыннан зур эшләр башкарыла. Әмма милли зыялылар, вуз элитасы эзәрлекләнгән репрессия елларында бу эшчәнлек туктала. Сугыш башланыр алдыннан институт бөтенләй ябыла.

Казан гражданнар төзелеше институты 1946 елда торгызылганда, анда бердәнбер төзелеш факультеты гына була. Төрле үзгәрешләр кичереп, ул хәзер 5 аерым институттан торган куәтле югары уку йорты – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) булып җитеште.

Яңарыш чоры

Югары белемле төзүчеләрне татар телендә әзерләүне яңадан оештыру эшләре бары тик 1990 елда гына мөмкин булды. Алар илебездә үзгәрешләр башлануга, суверенитет һәм милли мәгариф системасын торгызу идеяләренә нигезләнде. Моның өчен социаль база да бар иде: студентлар контингентының 55%-ы татарлар, төрле фәннәрне татарча укыта алырлык югары квалификацияле укытучылар һәм галимнәр бар.

1991 елда эшнең төп юнәлешләре билгеләнде, татар теле һәм терминология буенча курслар эшли башлады, методика һәм терминология комиссиясе оештырылды. Эшне оештыручы лидерга – төзелеш факультеты деканы Вагызь Фәтхуллинга – күп ярдәмчеләр табылды.

Уку процессы яхшы укыган укучыларны беренче курска сайлап алудан башланды, гариза биргән 78 абитуриент арасыннан ике төркем (42 студент) сайлап алынды. Шуннан соң ел саен төзелеш факультетына 2 төркем студент алына башланды.

Булган мөмкинлекләрне исәпкә алып, КДАТУда Татарстан Республикасының ике дәүләт телен (татар һәм рус телләрен) һөнәри эшчәнлектә иркен кулланырлык югары белемле төзүчеләр әзерләү максат итеп куелды. Уставка «укыту рус теленнән тыш башка телләрдә дә алып барыла» дигән яңа нигезләмә кертелде. Шуңа таянып, укыту нигездә билингваль формада (татар һәм рус телләрендә) алып барыла башлады.

Татар төркемнәрендә уку тәртибе үзгәртелде: адаптация чорында (баштагы 2-3 елда) студентлар фәннәрне татар телендә укыйлар, татарча һәм русча терминнар белән танышалар, ә 3-4 курсларда русча укуга күчәләр. 5-нче курста уку, дәүләт имтиханнарын тапшыру рус телендә бара. Кайбер студентлар диплом проектларын татар телендә дә якладылар.

1996 елда КДАТУда татарча укучыларның беренче чыгарылышы (17 кеше) булды. 2005 елда, институтта студентлар контингенты кыскартылгач, татарча укытыла торган бер төркем генә туплана башланды. Шуңа да карамастан, татар телендә укыган 350дән артык югары белемле төзүчеләр әзерләнде. Аларны өчесе кандидатлык диссертацияләрен якладылар.

2011 елга кадәр уку төзүче инженерлар әзерләү юнәлешендә барды. Мәсәлән, 2007-2008 уку елында бу юнәлештә 95 студент татарча укый иде. Уку программасына кергән 77 фәннең 22-се татарча укытылды. Бу елларда лекцияләрне, гамәли дәресләрне, лаборатор дәресләрне, консультацияләрне, хисаплау-сызым һәм курс эшләрен татар телендә 23 галим алып барды, алар арасында 7 профессор, 11 доцент бар иде. Иң актив укытучылар арасында профессорлар: Камалов А.З. (теоретик механика), Миңнуллин С.М. һәм Газизуллин Р.Г. (сызма геометрия), Мөхәммәтшин Р.Г. (философия), Туктамышов Н.К. (югары математика), Сөләйманов А.М., Камалова З.А. (төзү материаллары), Ибәтов Р.И. (гамәли математика), Шакирҗанов Р.Ә. (корылма механикасы), Әхмәтова Р.Т. (химия), доцентлар: Гыйлажев Д.Г. (җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм җилләтү), Җаббаров А.Н. (су белән тәэмин итү), Заһидуллин Э.Х. (төзү машиналары), Кафиатуллина В.И. (чит телләр), Миңнеханов Ф.Г. (тарих һәм культурология), Муратов Л.М. (югары математика), Саттаров И.Р. (филосифия), Мортазин Н.З. (физика), Низамиев В.Г. (материаллар каршылыгы), Урмитова Н.С. (су белән тәэмин итү һәм канализация), Хисамиев Г.Г. (химия), өлкән укытучы Азизова З.Ф. (геодезия) зур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Уку-укытуның хәзерге торышы

2012 елда КДАТУда ФГОС-3 Федераль дәүләт мәгариф стандарты буенча ике кимәлдә укыту башлангач, татар телендә укыту бакалаврлар әзерләү юнәлешен алды. Мәсәлән, 2014-2015 уку елында 52, 2015-2016 елларда …студент татарча укыдылар. Уку планына кергән 50 фәннең 28-е (58%) татар телендә укытыла (биналар архитектурасы һәм төзү техникасы тарихы, биналар архитектурасы, геодезия, гидравлика һәм җылылык техникасы, җылылык һәм газ белән тәэмин итү, инженер графикасы, информатика, корылма механикасы, культурология, материаллар белеме, материаллар каршылыгы, су белән тәэмин итү, тарих, теоретик механика, техник механика, физика, химия, хокук белеме, чит телләр, югары математика һ.б.). Лекцияләрне, гамәли һәм лаборатор дәресләрне, хисаплау-сызым һәм курс эшләре буенча консультацияләрне татар телендә 17 галим-укытучы алып бара. Алар арасында ТР ФАнең 1 мөхбир әгъзасы, 6 фән докторы, 5 доцент, 4 өлкән укытучы бар.

КДАТУда татарча укыту буенча методик кабинет зур эш алып бара, аны проф. Р.Ә. Шакирҗанов җитәкли. Татар телендә укыту буенча методик, нәшер итү, терминология комиссияләре бар. Методик кабинетның эшчәнлеге төп фәннәр буенча татар телендә уку-методик документация алып бару, дәреслекләр, уку кулланмалары, методик кулланмалар һәм сүзлекләр нәшер итүгә юнәлтелгән. Вузара һәм Республика программалары нигезендә методик кабинет җитәкчелегендә «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» дигән фәнни-методик эш алып барыла. КДАТУда архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча һәр елны уздырыла торган Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында бу тема буенча аерым секция эшли. Аның эшендә студентлар да катнаша, алар анда укытучы галимнәр җитәкчелегендә башкарган фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерәләр. Мәсәлән 2017 елда шундый 19-нчы утырыш булды. Анда төрле проблемалар буенча докладлар, шул исәптән фәннәрне татар телендә укыту, алып барылган фәнни тикшеренү эшләре турында чыгышлар булды. Шуларның 7-сен студентлар сөйләде.

Фәнни-методик советлар тематикасы буенча үткәрелгән фәнни тикшеренү нәтиҗәләре халыкара, бөтенроссия, республика һәм төбәк конференцияләрендә хәбәр ителә, журналларда һәм төрле җыентыкларда басыла. Кайбер тикшеренүләр ТР Фәннәр академиясе грантлары алдылар. ТРның Министрлар кабинеты биреме буенча «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелде (авторлары В.Ш. Фәтхуллин, Р.Ә. Шакирҗанов, А.И. Нарбеков). Проф. Н.К. Туктамышов «Югары техник мәктәпләрдә билингвизм шартларында укытуның социаль-педагогик нигезләре» монографиясен язды.

КДАТУның татар телендә укыту буенча иң актив эш алып барган 3 профессорга – Н.К. Туктамышовка, Р.Ә. Шакирҗановка, А.З. Камаловка – 2009 елны ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелде. 2014 елны алар Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләнделәр. Шулай итеп, КДАТУ галимнәре татар телендә югары белем бирү эшенә Республика масштабында зур өлеш кертәләр. Алар югары уку йортлары өчен күп дәреслекләр язып һәм бастырып чыгардылар. Шулар арасында С.М. Миннуллинның «Сызма геометрия», А.З. Камаловның «Теоретик механика», Г.Г. Хисамиевнең «Гомуми химия», Ф.А. Гарифуллин һәм Ф.Г. Әхмәдиевнең «Материаллар белеме», Р.Б. Сәлимовның һәм Н.К. Туктамышовның «Математика», Р.Ә. Шакирҗановның «Корылма механикасы», З.А. Камалова, Р.З. Рәхимов һәм Р.Ә. Шакирҗановның «Төзү материаллары», Р.Ә. Шакирҗанов, Р.К. Сафиуллин, А.М. Хакимов һәм Р.Г. Яхинның «Физика» һ.б. дәреслекләр бар.

КДАТУ галимнәре сүзлекләр төзү һәм терминология өстендә дә зур эш алып баралар. Шулар арасында: Р.Ә. Шакирҗановның «Русча-татарча төзелеш атамалары сүзлеге», «Төзүчеләр өчен русча-татарча сүзлек-минимум», А.К. Юлдашев, А.З. Әфләтонов һ.б.-ның «Русча-татарча техник терминнар сүзлеге», Г.Г. Хисамиев һәм А.И. Нарбековның «Химиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек», Ф.С. Хәкимҗанов һәм Р.Ә. Шакирҗановның «Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге», Л.Л. Салехова һәм Н.К. Туктамышовның «Математика: русско-татарско-английский терминологический словарь», З.Ф. Азизова һәм Л.З. Бикташның «Геодезия: русско-татарско-английский терминологический словарь», аерым фәннәр буенча кечерәк күләмле дистәгә якын башка сүзлекләр бар. Р.Ә. Шакирҗанов җитәкчелегендә күп галимнәр катнашында зур күләмле (69 басма табак) «Русча-татарча политехника сүзлеге» басылып чыкты. Ул соңгы елларда фәннәрне татарча укыту барышында терминология өлкәсендә тупланган зур тәҗрибәгә нигезләнгән яңа төр (рәсемле һәм аңлатмалы) сүзлек. Аның электрон варианты да интернетка куелды. Ул – татар телендәге беренче электрон сүзлек булып тора. Гомумән алганда, КДАТУ галимнәре 1991-2018 елларда татар телендә 169 исемдәге уку-методик әдәбият нәшер иттеләр. Аларның гомуми күләме 1100 басма табак тәшкил итә. Шулар арасында 12 дәреслек, 14 терминологик сүзлек, 40-ка якын уку кулланмасы, 80 методик кулланма һ.б. бар. Төрле фәннәрне укыту өчен татар телендә 25 программа-методика комплексы эшләнде, 4 фәнни-методик җыентык чыгарылды.

КДАТУ галимнәре татар телендә басылган фәнни-мәгълүмати «Фән һәм тел» журналын чыгару инициаторлары, концепциясен эшләүчеләр, оештыручылар, редакторлар һәм төп авторлары да булдылар. Бу журналның төп максатлары татар телендә фәнни тикшеренүләргә, терминологияне һәм фәнни стильне үстерүгә, техник һәм гуманитар фән галимнәрен берләштерүгә, татар телендә югары белем бирү проблемаларын чишүгә юнәлтелгән иде. Журналда төгәл, гамәли һәм гуманитар фәннәр буенча фәнни-мәгълүмати, фәнни-популяр мәкаләләр, мәшһүр татар галимнәренең тормышын һәм иҗатын чагылдырган материаллар басылды. Баш редакторы Р.Ә. Шакирҗанов җитәкчелегендә «Фән һәм тел» журналы 17 ел чыкты, аның 51 саны дөнья күрде.

2018 елны КДАТУда яңа чорда татарча укыту башлауга 27 ел була. Шактый кыен һәм катлаулы булган бу чор барышында татар галимнәре техник вузда татар телендә укыту өлкәсендә киңкырлы һәм күләмле зур эш башкардылар. Аның нәтиҗәләре һәм тупланган тәҗрибәсе югалмас, татар халкы ана телендә үз мәгариф системасын торгызыр дигән өметтә калабыз.

Документы


Контактная информация:

  •   420043, г. Казань, ул. Зеленая, 1
  •   +7 (843) 510-46-75, +7 9053139770; раб. 8(843)5104675, 8(843)5104726
  •   E-mail:  rashitagl@mail.ru


6+
© КГАСУ 1999-2020. Все права защищены