Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству композитора Сары Садыковой (5 мая в 18 часов, ГБКЗ им. С. Сайдашева, пл. Свободы, 3, вход свободный)
Разделы

Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству композитора Сары Садыковой (5 мая в 18 часов, ГБКЗ им. С. Сайдашева, пл. Свободы, 3, вход свободный)

4 мая 2017

Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный творчеству композитора Сары Садыковой (5 мая в 18 часов, ГБКЗ им. С. Сайдашева, пл. Свободы, 3, вход свободный)

Уважаемые преподаватели и студенты КГАСУ!

Приглашаем вас на концерт - музыкально-литературный вечер, посвященный 110-летию композитора Сары Садыковой.  

Сара Садыкова родилась 1 ноября 1906 г. в Казани. За свою творческую деятельность Сара Садыкова сочинила около четырехсот песен, музыку к тридцати спектаклям, множество инструментальных произведений, а также является автором двух музыкальных комедий. Ее заслуги перед искусством отмечены званиями «Заслуженная артистка ТАССР» (1939г.), «Народная артистка ТАССР» (1977г.), «Заслуженный деятель искусств РСФСР» (1984г.), лауреатом Государственной премии им. Г.Тукая (1990г., посмертно).

Ушла из жизни 7 июня 1986 г. после тяжелой болезни.

Познакомиться с творчеством первой женщины-композитор композитора татарского народа, певицы, актрисы можно будет 5 мая в 18.00 на концерте в ГБКЗ им.С.Сайдашева. В программе – популярные песни и арии из репертуара Сары Садыковой, отрывки из музыкальных спектаклей, ее стихотворения  и музыкальные сочинения. На концерте публика сможет насладиться голосами известных артистов, певцов и современных исполнителей.

Хөрмәтле КДАТУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре!

5 май көнне кичке 6 сәгатьтә (18.00) татар халкының беренче ир-композиторы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында (Ирек мәйданы, 3 нче йорт) татар халкының беренче хатын-кыз  композиторы, җырчы, актриса Сара Садыйкованың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә була. Кичәнең программасында- Сара апа язган популяр җырлар, аның репертуарыннан арияләр, музыкаль спектакльләреннән өзекләр,  шигырьләре, музыкаль әсәрләре. Бу кичәдән тамашачы сихри моңнарга күмелеп, кадерле ак калфаклы Сара апабызны сагынып-юксынып, искә алып, халкыбызга танылган сәнгать, илаһи моң  әһелләренең, яшь башкаручыларның чыгышларыннан онытылмаслык ләззат алып, күңелен сафландырып, рухи яктан баеп кайтыр!

Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле!

Татар халкының яраткан композиторы, җырчысы,и актрисасы Сара Садыйкова1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа, 1986 елның 7 июнендә каты авырудан соң вафат була.

 Сара Садыйкованың биографиясе, тормышы һәм иҗаты турында кызыксынучыларТатарстан китап нәшриятендә чыккан “Сара Садыйкова”(1996 ел), “Сагыналар сине якын дуслар” (1991 ел), “Калфаклы сандугач: Сара Садыйкова турында истәлекләр, язмалар, шигырьләр, фоторәсемнәр” (2002 ел. Искәрмә: аста китапның тышлыгы фотосы һәм Беренче Президентыбыз М.Ш. Шәймиевнең Сара Садыйковага багышлаган һәм  ошбу китапка кергән язмасының фотосы китерелә) китапларын, Интернет челтәре битләрендә  дә мәгълүматлар табып,  укып белә алалар.

1942 елда “Көтәм сине” тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, 2  музыкаль  комедия иҗат итә.

Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисты (1939), Татарстанның халык артисты (1977), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) дигән югары исемнәр бирелде, ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1990, вафатыннан соң) лаек булды.

Информацию предоставил
Ф.Г. Хузин, заведующий лабораторией
кафедры прикладной математики



6+
© КГАСУ 1999-2025. Все права защищены