Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный 60-летию татарского писателя, поэта Галимзяна Гильманова (17 февраля в 17 часов, Дом дружбы народов РТ)
Разделы

Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный 60-летию татарского писателя, поэта Галимзяна Гильманова (17 февраля в 17 часов, Дом дружбы народов РТ)

15 февраля 2017

Уважаемые преподаватели и студенты КГАСУ!

Приглашаем вас на музыкально-литературный вечер, посвященный 60-летию известного татарского писателя, поэта Галимзяна Гильманова.

На вечере юбиляра поздравят представители правительства Республики Татарстан, известные писатели, поэты, ученые, а также прозвучат стихи и песни в исполнении любимых нами артистов.

Вечер состоится 17 февраля 2017 года в Доме Дружбы народов РТ (ул Павлюхина, дом 57, к. 1, метро «Суконная слобода», рядом с ТЦ «Бэхетле»). 

Начало вечера - в 17.00. Приглашаются все  желающие.

Широкому кругу читателей Галимзян Гильманов известен как литератор, мифолог, писатель-прозаик, поэт-песенник, публицист (журналист) и драматург. Он также является большим специалистом по обрядовому искусству и организатором литературно-музыкальных вечеров республиканского масштаба.

Г. Гильманов родился 1 февраля 1957 года в деревне Асяново (отсюда литературный псевдоним Галим Асянов) Дюртюлинского района Республики Башкортостан. Окончил историко-филологический факультет КГУ, аспирантуру, защитил кандидатскую диссертацию на тему: «Татарская баллада: истоки и этапы формирования». Работал редактором, затем заведующим редакциями художественной и детско-юношеской литературы Таткнигоиздата. С 2005 года является заместителем председателя Союза писателей РТ. В настоящее время заведует сектором развития языков народов Республики Татарстан Управления культуры и развития языков народов Республики Татарстан Аппарата Кабинета Министров Республики Татарстан.

Первая книга Г.Гильманова «Тозлы янгыр» («Соленый дождь») вышла в свет в 1993 году. В последующие годы друг за другом были изданы книги «Китек ай» («Расколотая луна»), «Оча торган кешелэр» («Летающие люди») и др. Особенно популярным автор стал благодаря своему роману «Албастылар» («Лесные духи», 2003), который в 2005 году стал победителем республиканского конкурса «Книга года».

Многолетняя работа в детско-юношеской редакции Таткнигоиздата и в редакции газеты «Сабантуй» привели Г.Гильманова в 90-е годы к детской литературе. Друг за другом выходят его книги, посвященные детям: «Горлэвек» («Ручеек»), «Эбием сихерче бугай» («Моя бабушка – Баба Яга »), «Алдакчы тукран» («Дятел-лгунишка»). Книга «Самат-батыр» («Самат-батыр») собрала самые лучшие стихотворения, песни, загадки, сказки автора, адресованные детям.

Произведения Г. Гильманова помещены в Электронный каталог: Гильманов Галимзян Хамитьянович.

Хөрмәтле КДАТУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре!


Танылган татар язучысы, шагыйрь һәм галим Галимҗан Гыйлманов үзенә 60 яшь тулу уңаеннан үткәреләчәк Юбилей кичәсенә чакыра.

Кичәдә юбилярга Дәүләт бүләге тапшырылачак, Татарстан хөкүмәте, Министрлар Кабинеты котлаулары яңгыраячак, шулай ук танылган язучылар, шагыйрьләрнең чыгышлары көтелә, әлбәттә, юбиляр язган җырлар яраткан җырчыларыбыз башкаруында тамашачыларның күңеленә хуш килер дип ышанам.

Юбилей кичәсе 17 февральдә Халыклар Дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57 йорт, 1 нче корпус, “Суконная слобода” метро- станциясе,  “Бәхетле” сату үзәге янында) уздырыла. Башлана 17 сәгатьтә. Керү ирекле.

Галимҗан Гыйлманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстан республикасының Дүртөйле районы Әсән аылында туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Бу факультетка керүчеләрнең күбесе саллы гына хикәяләр, шигырьләр авторлары, туган төбәкләрендә, республикада чыгучы газета-журналларның штаттан хәбәрчеләр таныклыгы алган яшьүсмерләр. Тагын бер сокландырган нәрсә - күбесе җырга-моңга гашыйклар, менә дигән итеп җырлыйлар, бииләр! Университет могаллимнәре алар белән күптән кызыксыналар, аларга ышаныч белдереп, “Өметле” дигән бәя бирәләр иделәр. Галимҗан да шундый абитуриентларның берседер булгандыр, дип уйлыйм. Ул чакта мин механико-математика факультетының  2 нче курс шәкерте. Язмыш бәхетедер инде, булачак язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән бер тулай торакта яшәдек. Шул вакытта күбесе белән дуслашып танышып, дуслашып калдым. Инде чәчләргә чал керсә дә, дуслык җепләре өзелми, ныгый гына.

Университетны тәмамлагач Галимҗан Гыйлманов аспирантураны тәмамлап, “Татар балладасы: тамырлары һәм үсеше этаплары” дигән темага диссертация яклый. Татар китап нәшериятендә редактор, әдәби балалар һәм яшүсмерләр әдәбияте редакцияләренең мөдире вазифаларын үти. 2005 елдан Татарстан республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Респуликасы халыкларының мәдәниятен һәм телен үстерү Идарәсенең Татарстан Респуликасы халыкларының телләрен үстерү бүлеген җитәкли.

Бүгенге көндә Галимҗан Гыйлманов - танылган әдәбиятче, язучы-прозаик, шагыйрь, күп кенә шигыйрьләренә музыкалар иҗат ителгән һәм алар башкарыла, публицист, драматург.

Юбилярның иҗат җимешләре Интернет челтәрендә Электрон каталогка куелган һәм алар белән танышып чыгарга мөмкин, кирәк.  Каталогта“Тозлы яңгыр”, “Китек ай”, “Оча торган кешеләр”, “Албастылар”, “Гөрләвек”, “Әбием сихерче бугай”, “Алдакчы тукран”, “Самат-батыр” китапларын да табарсыз, бәлки күпләрегез аларны укыгансыздыр да. Каталогка керү өчен “Электронный каталог: Гильманов Галимзян Хамитьянович” текстын җыярга кирәк.

Юбиляр Галимҗан  Гыйлманов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын инде тәмамлаганнарга да, әле укуларын дәвам итүчеләрнең күбесенә, гомумән, әдәбиятне яратучыларга таныш шәхес.

Үземә күп еллар (10 елга якын) КДАТУ шәкертләре белән Казан шәһәре үзәк китапханәсендә төрле чараларда катнашырга туры килде. Язучыларның, шагыйрьләрнең юбилейларында, китапларын тәкъдим итү кичәләрендә, халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көненә багышланган кичәләрдә, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән очырашу кичәләрнең күбесендә безнең университет шәкертләре читтә калмадылар – кемдер тамашачы булса, кайберләре карап кына утырмадылар - җырладылар да, шигырьләр дә укыдылар.  Шундый кичәләрнең мөхтәрәм кунакларының берсе – язучы Галимҗан Гыйлманов. Безнең активлык бөтен кешегә дә ошый иде.

2010 елның 1 нче мартында татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 115 ел (14.01.1895-28.03.1919) тулу уңаеннан Казан шәһәре үзәк китапханәсендә кичә булды.  Ш.Бабич - Г.Гыйлмановның авылдашы.  Г.Гыйлманов авылдашының тормыш юлын һәм иҗатын тирәннән йөрәнгән галим. Аның чыгышы кичәгә килгән кунакларга – безнең университет шәкертләрненә, мәктәп укучыларына бик ошады.

_tv1.jpg

_tv2.jpg

_tv3.jpg

_tv4.jpg


Юбилей кичәсенә бергә барсак, юбилярыбыз өчен зур шатлык булачак!

Юбилей кичәсе кызыклы, тирән эчтәлекле булачак!
Килегез! Күрегез! Көтеп калабыз!

Хузин Ф.Г., кафедра прикладной математики
Хуҗин Ф.Г., гамәли математика бүлеге



6+
© КГАСУ 1999-2024. Все права защищены