21 ноября 2016 года в 17 часов состоится литературно-музыкальный вечер в честь юбилея татарского поэта Рифата Джамала. Приглашаем (клуб Габдуллы Тукая, ул. Муштари, 14)!
Разделы

21 ноября 2016 года в 17 часов состоится литературно-музыкальный вечер в честь юбилея татарского поэта Рифата Джамала. Приглашаем (клуб Габдуллы Тукая, ул. Муштари, 14)!

17 ноября 2016

Уважаемые преподаватели и студенты КГАСУ!

21 ноября 2016 года в клубе Г. Тукая (ул. Муштари, 14) состоится литературно-музыкальный вечер в честь 65-летия со дня рождения поэта Рифата Джамала (Курбанова Рифата Замаловича). Начало - в 17.00.

Приглашаются все желающие. Вход свободный.

Рифат Джамал – доктор ветеринарных наук, профессор, заслуженный деятель науки РТ, лауреат  Государственной премии РТ, академик Международной академии информатизации, академика академии ветеринарных наук, член Союза писателей.

Рифат Джамал родился 1 октября 1951 г. в деревне Мирзям Арского района РТ. Эта деревня дала стране трех Героев: одного Героя Советского Союза, двух Героев Социалистического Труда.

Хөрмәтле мөгәллимнәр һәм студентлар!

2016 елның 21 нче ноябрендә Тукай клубында (Мөштәри урамы,14) шагыйрь Рифат Җамалга (Рифат Җамалетдин улы Корбанов)  65 яшь тулу уңаеннан музыкаль-әдәби Юбилей кичәсе була. Кичә 17 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Рифат Җамал - ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара информатизация академиясе академигы һәм ветеринария фәннәре академигы.

Рифат Җамал Татарстан Республикасы Арча районы Мирзәм авылында 1951 елның 1нче октябрендә гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Мирзәм авылының бер феномены бар – кечкенә генә бу татар авыл илгә өч Герой биргән: бер Советлар Созы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое. Бу авылның халкы искиткеч эш сөючән,  хыял вә өмет белән, матур итеп яши.

Юбилярның тормыш юлы – “теше чыкканнан бирле “  колхозда эшләү, мәктәп еллары, Казан Дәүләт институты студенты, Совет Армиясе сафларында хезмәт, аспирантурада уку, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау, мөгәллим, кафедра мөдире, ректор, шагыйрь. Гади авыл егетенең үткән юлы, ирешкән уңышлары горурлык хисе уятмый калмый.

Рифат Җамалның иҗат җимешләре:
·        “Өзгәләнмә, күңел” (“Не страдай, душа”)
·         “Күңел сүрәләре” (“Суры души”)
·         “Ташта үскән чәчәкләр” (“Цветы на камне”)
·        “Янсын йөрәк дөрләп”
·        “Мин адәм баласы”
·        Аудиокитап “Күңелем фасыллары”.

Рифат Җамал – кече күңелле кеше. Аның җаны яшәү мәгънәсе, туган халкы, иле, теле турында уйлана, мәхәббәттә яна, халыкның моң-зарын ишетеп өзгәләнә, гаделсезлекне күреп нәфрәтләнә һәм аның белән аяусыз көрәшә һәм җиңеп тә чыга, намус белән яши, башкаларны шуңа өнди. Бернинди эштән дә чиркана торган кеше түгел ул Рифат Җамал: “Бер эш тә оят булалмый. Фәлән эш оят ул, дигән кеше – ахмак ул.  Кайсы гына эшне алма, ул сине ашата, киендерә... Эштән оялган кешене аңламыйм!” Шагыйрь бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Ул нинди генә чәчәкләр үстерми. Чәчәкләр арасында йөргәндә алар белән үзенчә сөйләшә, әйтерсең лә, ул аларның серле телләрен белә, алар бер-берсен, сәер тоелмасын, аңлыйлар кебек. Төзү-кору эшләрен дә үзе зәвыкъ белән тәм табып, яратып башкара. Шушы уйланулар ак кәгазьгә шигырь юллары булып сибелә.

Шагыйрьнең галимлеге шигырьләрендә дә сизелә. Аның шигырьләрендә артык сүз юк. Ул берничә юлда, хәтта бер юлда да, тирән мәгънәле фикер әйтә ала. Бу фикерләр татар халык мәкальләренә тиң!

Хәер, биредә Рифат Җамалның шигырьләре турында артык сүз куертып тормыйм – мең сөйләгәнче, бер барып күр, диләр бит. Булачак кичәдә аның шигырьләрен Татарстан Респубикасының халык артистлары  Зөһрә Шакирҗан, Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗан укырлар,  яраткан җырчыларыбыз, Татарстан Респубикасының халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Мирсәет Сөнгәтуллин, Татарстан Респубикасының атказанган артисты Айдар Габтинов шагыйрь сүзләренә язылган җырларны, халкыбыз җырларын башкарырлар. Шагыйрьнең якташларының чыгышларын бик яратып карарсыз. Казан арты - Тукаебыз туган як  җырга-моңга бик бай!

Кичәгә рәхим итегез! Көтеп калабыз! Үкенмәссез! Тагын шундый кичәләрне булуын көтеп ала торган булырсыз! Менә минем кебек!

Фәрит Хуҗин, тел. 5104719, 89179215706

Информацию предоставил
Ф.Г. Хузин, кафедра прикладной
математики КГАСУ



6+
© КГАСУ 1999-2024. Все права защищены