Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный 55-летию известного татарского поэта Сании Ахметзяновой
Разделы

Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный 55-летию известного татарского поэта Сании Ахметзяновой

12 мая 2017

Приглашаем на музыкально-литературный вечер, посвященный 55-летию известного татарского поэта Сании Ахметзяновой

(15 мая в 17 часов, Клуб Г.Тукая в здании Союза писателей РТ по адресу: ул Муштари,14, вход свободный)

Уважаемые преподаватели и студенты КГАСУ!

Приглашаем вас на музыкально-литературный вечер, посвященный 55-летию известного татарского поэта Сании Ахметзяновой.

В эти дни поэт, автор около 100 популярных песен, автор сборников стихов «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә», заслуженный деятель искусств, лауреат литературной премии им. Хади Такташа отмечает 55 летний юбилей. Сания Ахметзанова известна широкому кругу любителей татарских песней по песням «Пар алма» из репертуара народного артиста РТ Зуфара Хайретдинова (муз. Зуфара Хайретдинова. З.Хайретдинов учился на строительном факультете КИСИ), «Өч Пошалым –өч игезәк» из репертуара народного артиста РТ Рустама Закирова (муз. Ильфата Даулетшина), “Әниемнең Туган көне бүген” из репертуара Сагита Гибашева (муз. Оскара Усманова)и др.

На юбилейном вечере выступят народные артисты РТ Асаф Валиев, Зухра Шарифуллина, заслуженный артист РТ, певица Резида Шарафиева, лауреат премии “Алтын Барс” (“Золотой Барс”) певец Сагит Гибашев, молодая, талантливая певица Алина Сафиуллина. Дания Нуруллина – народный артист РТ, известная, любимая народом актриса театра им. Г.Камала, прочтет стихи поэта. В течении вечера с вами будет заслуженный артист РТ, актер театра им. Г.Камала Фанис Зиганша. На празднике выступят и земляки юбиляра.

Сания Юнусовна Ахметзянова родилась 20 апреля 1962 в деревне Смак-Корса (Курса-Почмак) Арского района РТ, где родился народный артист РТ, любимый наш певец Шамил Ахметзянов, рос и учился Фанис Зиганша - актер театра им. Г.Камала. Окончила знаменитое Арское педагогическое училище, Казанский государственный педагогический институт. Около 20 лет преподавала татарский язык и литературу в одной из школ г.Казань. 17 лет работала редактором и ответственным секретарем журнала «Мәгариф» («Образование» ). В настоящее время Сания Ахметзянова- редактор информационного агенства «Татар-информ».

Добро пожаловать на вечер!

Хөрмәтле КДАТУ мөгаллимнәре һәм шәкертләре!

Бу көннәрдә шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Сания Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 15 май көнне 17 сәгатьтә Татарстан республикасының язучылар берлеге бинасында (Мөштәри ур., 14 йорт) урнашкан Габдулла Тукай клубында музыкаль-әдәби кичә булачак. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева, “Алтын Барс” бүләге иясе Сәгыйть Гыйбашев, популяр яшь җырчы Алинә Сафиуллина һәм башкалар юбиляр язган җырларны башкарачак. Г. Камал исемендәге театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Дания Нурлы (Нуруллина) юбиляр язган шигырьләрне укыячак. Ә инде кичәнең “дилбегәсе” Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге театр актеры, Сания Әхмәтҗанованың авылдашы (гәрчә ул авылда тумаса да, мин аны Сания ханымның авылдашы дим. Гаиләләре белән Курса-Почмакка күченеп килгәндә, ялгышмасам, бәләкәй Фәнискә нибары 2 яшь кенә булган. Шушы матур табигатьле авылда Фәнис уйнап үскән, мәктәптә белем алган, көмештәй саф чишмә суларын эчкән, сихәтле саф һавасын күкрәк киереп сулаган, Казансу (Казанка) елгасының кушылдыгы -Кесмәс елгасында су коенган, балык тоткан, Курса урманнарында гөмбә дә җыйгандыр) Фәнис Җиһанша (Җиһаншин) кулында булачак! Әлбәттә, шагыйрәнең авылдашлары да кунак булып килерләр, бүләккә дип иң зур бүләк - шагыйрә иҗат иткән җыр алып килерләр дигән өметтә. Ник дигән дә шагыйрәнең авылдашлары шигырияткә гашыйк, җырлап яшиләр, хезмәт итәләр. Кемнәндер ишетеп, каяндыр укып кына түгел, үз күзләрем белән күргәнгә язам. Төбәкнең гөрләп торган гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар, әлбәттә, аларның укытучылары профессионал артистлардан ким түгел, хәттә көнләштерерлек итеп чыгыш ясыйлар.

Сания Әхмәтҗанова Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов башкаруында “Пар алма” (Зөфәр Хәйретдинов көе. Зөфәр КИСИнең Төзү факультетында укыган), Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Закиров башкаруында “Өч Пошалым-өч игезәк” (Илфат Дәүләтшин көе), Сәгыйт Гыйбашев башкаруында “Әниемнең Туган көне бүген” (Оскар Усманов көе) һәм башка җырлар аша сәнгатьне сөючеләргә бик якын, таныш.

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның халык артисты, илаһи моң иясе –җырчы Шамил Әхмәтҗановны биргән Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова -  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.

Сания Әхмәтҗанова 2011 елның 29 нчы апрелендә КДАТУ да Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән  музыкаль-әдәби кичәдә бик матур, тирән мәгънәле чыгыш ясап, үзенең “Бәхәс” дигән шигырен укыган иде. Инде 6 ел узып та киткән. Хәтерләүчеләр булса, ул мөгәллимнәр булыр. Форсаттан файдаланып, бу кичәгә барсак әйбәт булыр иде.(Рәсемдә: шагыйрә С.Әхмәтҗанова КДАТУ ның Актлар залы сәхнәсендә чыгыш ясый. 29.04.2011ел)

Кичә бик кызыклы, тирән эчтәлекле булачак!

Кичәгә рәхим итегез! Рухи яктан баеп кайтырсыз!

Информацию предоставил
Ф.Г. Хузин, заведующий лабораторией
кафедры прикладной математики



6+
© КГАСУ 1999-2024. Все права защищены