Обучение на татарском языке



Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) − бай тарихы һәм традицияләре булган заманча фән-мәгърифәт үзәге. Оешу датасы – 23 май 1930 ел.

РекторДата образования – 23 мая 1930 года.

КДАТУ ректоры − АСВ Идарәсе әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Низамов Рәшит Корбангали улы.

КДАТУ Татарстан Республикасы һәм Идел буе өлкәләренең архитектура-төзелеш, юл-транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, бу тармакларны фәнни җитәкләү һәм үстерү белән шөгыльләнә.

2015 елны университет 85 еллык юбилеен һәм Татарстанда төзүчеләр әзерли башлауның 125 еллыгын билгеләп үтте. Үз эшчәнлегендә ул ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына таяна.

КДАТУ университет кампусы булып тора, аның шәһәр уртасында урнашкан җыйнак территориясендә заманча җиһазлар һәм приборлар белән тәэмин ителгән уку-лаборатория корпуслары, 3 тулай торак, ашханә, стадион, «Төзүче» спорт комплексы, спорт-сәламәтләндерү лагере бар.

Университетта 7 меңгә якын студент укый: бу сан Татарстан һәм Идел буе регионын югары квалификацияле кадрлар белән оптималь тәэмин итү өчен җитәрлек. Ел саен 1000нән артык белгеч чыгарыла. Университет үз профиле буенча гына белгечләр әзерли, филиаллар белән вәкиллекләр ачмады һәм ачмый, коммерция өчен укучылар санын да арттырмый.

КДАТУның чит илләрнең (Англия, Италия, Германия, Австрия, Финляндия, Канада, Швеция, Иран, Төркия, Мисыр һ.б.) алдынгы университетлары белән партнерча элемтә челтәре бар. Университетта Марокко, Кытай, Вьетнам, Гыйрак, Әфганстан, Сүрия, Якын чит илләрдән килгән студентлар укый.

КДАТУ, Татарстан вузлары арасында беренче буларак, Көнчыгыш Лондон университеты (UEL) белән берлектә бакалавриат буенча 6 төп уку программасын тормышка ашыра һәм Россия белән Британия (BSc) үрнәгендә «икеләтә» диплом бирә.

Гомер буенча уку

“Гомер буенча уку” концепциясенә нигезләнеп, университет берничә баскычлы өзлексез һәм алга чыгып уку программаларын тормышка ашыра:

  • Корпус 3бакалаврлар әзерләү 12 юнәлештә бара: «Төзү», «Архитектура», «Архитектура мохиты дизайны», «Дизайн», «Шәһәр төзү», «Менеджмент», «Архитектура мирасын яңарту һәм реставрацияләү», «Җир өсте транспорт-технология комплекслары», «Транспорт процесслары технологиясе», «Информация системалары һәм технологияләре», «Техносфера куркынычсызлыгы», «Профессиягә укыту»;
  • белгечләр әзерләү «Уникаль биналар һәм корылмалар төзү» белгечлеге буенча;
  • магистрлар әзерләү 5 юнәлештә бара: «Төзү», «Архитектура», «Архитектура мирасын яңарту һәм реставрацияләү», «Архитектура мохиты дизайны», «Менеджмент»;
  • мәктәпкәчә, мәктәп яшендә һәм һөнәри белем бирү – балалар өчен архитектура-дизайн мәктәбе «Дашка», Татарстан мәктәпләре, КДАТУның фән-мәгариф кластерена кергән уртача һөнәри белем бирү мәктәпләре;
  • өстәмә белем бирү − архитектура-төзелеш, юл-транспорт, торак-коммуналь тармакларына караган һөнәри белем бирү өчен 30дан артык, һөнәри осталыкны арттыру өчен 80 кыскача программалар буенча алып барыла, икенче югары белем бирелә.

Белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри аттестация үткәрү өчен «Татарстан төзүчеләре дуслыгы»на кергән үзкөйләнүле оешмалар, архитекторлар белән проектлаучыларның «Идел-Кама» берлеге тарафыннан укыту-методика үзәге оештырылган, проектлау эшен автоматлаштырырга өйрәтә торган халыкара укыту үзәге Autodesk (АКШ) эшли.

Университетның матди базасы һәм югары квалификацияле профессор-укытучылары булу сыйфатлы һәм заманча белем бирүне тәэмин итә.

Корпус 1

Университетка 5 институт керә: Архитектура һәм дизайн институты, Төзү институты, Төзү технологияләре һәм экология-инженерия системалары институты, Транспорт корылмалары институты, Төзү икътисады һәм идарәсе институты.

КДАТУ БДИ (ЕГЭ) буенча бик югары (70тән артык) балл җыйган абитуриентларны кабул итә һәм, шуңа күрә, сыйфатлы белгечләр әзерли. Ә бу исә галимнәрнең һәм студентларның Россиякүләм һәм халыкара конкурсларда, грантлар конкурсларында, диплом проектларының смотр-конкурсларында, белгечлекләр буенча олимпиадаларда күпсанлы җиңүләре белән раслана. Гадәттә КДАТУ "Сәнәгый һәм иҗтимагый төзелеш", "Биналар проектлау", "Автомобиль юллары һәм аэродромнар", "Җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция" белгечлекләре буенча беренче урыннар ала, архитектура-дизайн юнәлешләре буенча Россиянең иң яхшы өч вузы арасына керә.

КДАТУның яшь талантлары дөньяның иң зур университетларында һәм проектлау оешмаларында ел саен укыйлар яки стажировка үтәләр, һәм эшлиләр дә.

Фән-инновация эшчәнлеге

Бүген университетта 50дән артык фән докторлары һәм профессорлары, 300гә якын фән кандидатлары һәм доцентлары эшли. Төзелеш, архитектура, шәһәр төзелеше, юл-транспорт тармагы һәм ТКХга (ЖКХ) караган һәр юнәлештә университет галимнәре үз яңалыкларын тәкъдим итәләр, аларны кулланышка кертеп төбәк икътисадына өлеш кертәләр. Фәнни коллективлар зур күләмле килешү эшләре башкаралар, төрле конкурсларда, грант программаларында һ.б. катнашалар.

Архитектура, шәһәр төзелеше һәм дизайн өлкәсендә КДАТУ хезмәткәрләре уникаль архитектура объектлары: Кол Шәриф мәчете («Татинвестгражданпроект» белән бергә), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, «Баскет-холл» спорт сарае, «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы, Казан Кремле ансамбле, Иске татар бистәсе, Бишбалта (Адмиралтейство) бистәсе, Зөя (Свияжск), Болгар шәһәрлеге һәм ТРның башка тарихи зоналарын үстерү проектлары авторлары булып торалар. 

Открытие научно-образовательного центра "Прочность" с участием Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова

КДАТУның галим-конструкторлары уникаль төзелеш конструкцияләрен: «Казан» аэропортының Халыкара 1А терминалын; «МЕГА» сәүдә үзәген (Казан ш.); «Казаноргсинтез»ның «Оргпродуктлар» заводын; «Казан-Арена» стадионы нигезен һәм Су төрләре буенча дөнья чемпионатына аның вакытлыча япмасын; «Теннис академиясе» спорт комплексы япсарын тикшерү, хисаплау һәм проектлау эшләрен башкардылар. 

Төзү материаллары белеме өлкәсендә: су аз тотыла торган цементлар, «Камгэсэнергострой»да (Яр Чаллы ш.) тимербетон конструкцияләр җитештерү өчен комлы бик нык бетон ясалды һәм гамәлгә кертелә; Казан метрополитенына тимербетон блоклар җитештерү өчен «Казметрострой» МУПы базасында бик нык фибробетон булдыру технологиясе эшләнде һ.б. 

Юл-транспорт төзелеше өлкәсендә: авыл хуҗалыгы юллары өчен ныгытылган җирле грунт һәм эшкәртелгән вак таштан эшләнгән конструкцияләр, бәйләгеч полимер-битум нигезле асфальтбетоннар, транспорт юллары чатларында бик нык бетон борыслар белән ныгытып алдан киереп җыелган тимербетон җыелма-монолит күперләр һәм үткәргеч юллар һ.б. ТРның Юл транспорты министрлыгы ярдәме белән кулланышка кертелә. 

Төзелештә инженерик системалар һәм экология өлкәсендә үткәрелгән иң зур тикшеренүләр: сыгылмалы-үрелгән каналар һәм торбалар нигезендә «конфузор-диффузор» тибындагы энергия саклагыч кечкенә габаритлы югары нәтиҗәле җылыалмашу җиһазлары; вентиляция һәм кондиционерлау системаларында әйләнеп торган күзәнәкле бөркегеч куллану технологияләре; электронейтрализация ысулын кулланып суны заманча агрегатсыз чистарту системалары. 

Төзү комплексы һәм ТКХ (ЖКХ) белән идарә итү өлкәсендә: университет галимнәре ТРның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә «ТРның төзү комплексын тотрыклы үстерү программасын»; Татарстанның җитештерү көчләрен кластерларга («Төзелеш» һәм «Төзү материаллары сәнәгате» тармакларына) бүлеп, аларны 2020 елга һәм 2030 елга кадәр чорда үстерү һәм урнаштыру программасын төзеделәр. 

КДАТУда 15 фәнни белгечлек буенча аспирантура һәм 2 белгечлек буенча докторантура бар. Университет 6 региональ диссертация советында әгъза булып тора. “Известия КазГАСУ” журналы төзелеш һәм архитектура өлкәсендә ВАК тарафыннан рецензияләнә торган фәнни журналлар һәм басмалар исемлегенә кертелгән. 

Матди-техник база үсеше 

Спортивный комплекс "Тозуче" и студенческое общежитие на территории кампуса университета

Соңгы елларда университет җитәкчелеге вузның матди-техник базасын яхшыртуга зур игътибар бирә: кампус территориясендә яңа заманча «Төзүче» спорт комплексы барлыкка килде, студентларның тулай торакларына капиталь ремонт ясалды; Техник белем бирү үзәге реконструкцияләнде, аңа яңа җиһазлар куелды; 2016 елда “Ныклык” фән-укыту үзәге ачылды. 

Университетның 600 меңнән артык китап булган фәнни-техник китапханәсе бар, электрон китапханә системаларына кереп була, Архитектура һәм төзелештә яңа инновацион технологияләр үзәге, 30 компьютер классы, 700 компьютер бар, алар Интернетка чыга торган челтәргә берләшкән. 

Студентлар тормышы 

КДАТУ – чын-чынлап иҗади, талантлы, инициативалы кешеләрдән торган дус коллектив. Университетта студентларның иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудырылган. Вузда «Яңа ел бал-маскарады», «Татьяна көне», «Кышны озату», «Гашыйклар көне», «Ватанны саклаучылар көне», «Көлү көне», «Студентлар язы», «Аҗаган» хәрби-патриотик уены, активистлар слёты, КВН кебек гадәти чаралар да бик матур уза. Спорт өлкәсендә университет, махсуслашкан спорт вузларыннан гына калышып, Татарстанның иң көчле өч вузы арасына керә. 

Бүген КДАТУ − дәүләти статусы булган мөстәкыйль федераль тармак вузы; ул Татарстан Республикасының төзелеш, юл-транспорт һәм торак-коммуналь тармаклары өчен көндәш булырлык югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең күпбаскычлы мәсьәләләрен уңышлы чишә.


Татар телендә укыту тарихы

Татар телендә төзүчеләр әзерләү һәм мигъмарият (архитектура) тарихы бик еракларга барып тоташа. Хәзерге татарларның бабалары безнең эра башларында ук Кытай, Урта Азия, Якын Көнчыгыш цивилизацияләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Ислам кергәнчегә кадәр булган төзүчелек һәм архитектура бик аз өйрәнелгән булса да, татарларның борынгы дәүләтләре, бигрәк тә культура һәм икътисад зур үсеш алган Идел Болгары булу турындагы хәбәрләр безгә килеп җиткән. Татарлар Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып тимер коярга өйрәнгәннәр, оста һөнәрчеләр һәм төзүчеләр булганнар. Болгар һәм Казан ханлыгы шәһәрләрен төзегәндә алар ак таш, чәртәп (известь), яндырылган кирпеч кулланганнар. Болгар һәм татар архитектурасы, төзү ысуллары һәм техникасы Россиянең төзү осталыгы үсешенә китергән. Әмма Казанның яулап алынуы татарларга зур зыян китергән. Аларга таш йортлар салу, тимерчелек һәм һөнәрләр белән шөгыльләнү тыелган. Шулай булуга карамастан, татарлар үз мәдәниятен һәм һөнәри эшчәнлеген саклап кала алганнар. Татарстан Республикасында оста төзүчеләр күп булу һәм аларның күпчелек өлешен татарлар тәшкил итү шул турыда сөйли.

Мәдәниятле борынгы халык буларак, татарларның язу һәм мәгариф тарихының да тирән тамырлары бар. Элегрәк алар борынгы төрки (рун) язуын, соңрак гарәп язуын кулланганнар. Беренче мәдрәсәләр Идел Болгарында X гасырда ачылса, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында алар киң таралганнар. Урта һәм югары белем бирә торган мәдрәсәләрдә математика, география, астрономия, медицина, химия һ.б. фәннәр укытылган, галимнәр, философлар, педагоглар үзләренең фәнни трактатларын язганнар. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, алар бүгенге көннәргә килеп җитмәгәннәр.

Казан, республика, бөтен Идел-Урал регионы тарихында төзүчеләрне әзерләү 1895 елда, Казанда Сәнәгать училищесы ачылудан башлана. Анда төзүче техниклар, юл төзү техниклары, гидротехниклар, җир үлчәүчеләр әзерләнә. 1917 елгы революциядән соң ул Политехник училище итеп, 1919 елда – Политехник институт итеп үзгәртелә. Аның төзелеш факультетында архитекторлар, инженерлар, юл һәм күпер төзүчеләр әзерләнә башлый.

20нче еллар башында институтның социаль составы үзгәрә, анда эшче һәм крестьян балалары укый башлый. Милли состав та үзгәрә – руслар белән бергә татар, чуваш, мари, мордвалар да укый, алар студентларның 30%-ын тәшкил итә. Институтның төзелеш факультетында 1922 елны студентларны татарча укыту башлана. Анда милли мәктәпләрдән укырга килгәннәргә һәр яктан ярдәм күрсәтелә, алар керү имтиханнарын ана телендә тапшыралар, төрле фәннәр татарча укытыла башлый.

Төрле үзгәртүләрне кичергәннән соң, 1930 елда ул Коммуналь төзелеш институты дип атала башлый. Башта аңа өч факультет керә, кичке һәм көндезге рабфак, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре ачыла. Институтны З.Гыймранов җитәкли, кафедраларны да үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле профессорлар һәм доцентлар җитәкли. 1932 елдан ул Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты дип атала башлый.

Институтта милли кадрлар әзерләү буенча шактый зур эш алып барыла. Татар яшьләре керү имтиханнарын туган телдә бирәләр. Соңрак татар төркеме туплана, татарча укыту кабинеты ачыла. Татарча фәнни терминнар эшләнә, геодезия, сызма геометрия, математика, физика, теоретик механика һ.б. фәннәр буенча дәреслекләр языла һәм басыла. Бу юнәлештә архитектура кафедрасы доценты Ф.Хәкимов, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты В.Хангилдин, теоретик механика кафедрасы доценты Х.Мөштәри, геодезия кафедрасы доценты З.Богданов, төзелеш конструкцияләре кафедрасы доценты И.Сафин тарафыннан зур эшләр башкарыла. Әмма милли зыялылар, вуз элитасы эзәрлекләнгән репрессия елларында бу эшчәнлек туктала. Сугыш башланыр алдыннан институт бөтенләй ябыла.

Казан гражданнар төзелеше институты 1946 елда торгызылганда, анда бердәнбер төзелеш факультеты гына була. Төрле үзгәрешләр кичереп, ул хәзер 5 аерым институттан торган куәтле югары уку йорты – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) булып җитеште.

Яңарыш чоры

Югары белемле төзүчеләрне татар телендә әзерләүне яңадан оештыру эшләре бары тик 1990 елда гына мөмкин булды. Алар илебездә үзгәрешләр башлануга, суверенитет һәм милли мәгариф системасын торгызу идеяләренә нигезләнде. Моның өчен социаль база да бар иде: студентлар контингентының 55%-ы татарлар, төрле фәннәрне татарча укыта алырлык югары квалификацияле укытучылар һәм галимнәр бар.

1991 елда эшнең төп юнәлешләре билгеләнде, татар теле һәм терминология буенча курслар эшли башлады, методика һәм терминология комиссиясе оештырылды. Эшне оештыручы лидерга – төзелеш факультеты деканы Вагызь Фәтхуллинга – күп ярдәмчеләр табылды.

Уку процессы яхшы укыган укучыларны беренче курска сайлап алудан башланды, гариза биргән 78 абитуриент арасыннан ике төркем (42 студент) сайлап алынды. Шуннан соң ел саен төзелеш факультетына 2 төркем студент алына башланды.

Булган мөмкинлекләрне исәпкә алып, КДАТУда Татарстан Республикасының ике дәүләт телен (татар һәм рус телләрен) һөнәри эшчәнлектә иркен кулланырлык югары белемле төзүчеләр әзерләү максат итеп куелды. Уставка «укыту рус теленнән тыш башка телләрдә дә алып барыла» дигән яңа нигезләмә кертелде. Шуңа таянып, укыту нигездә билингваль формада (татар һәм рус телләрендә) алып барыла башлады.

Татар төркемнәрендә уку тәртибе үзгәртелде: адаптация чорында (баштагы 2-3 елда) студентлар фәннәрне татар телендә укыйлар, татарча һәм русча терминнар белән танышалар, ә 3-4 курсларда русча укуга күчәләр. 5-нче курста уку, дәүләт имтиханнарын тапшыру рус телендә бара. Кайбер студентлар диплом проектларын татар телендә дә якладылар.

1996 елда КДАТУда татарча укучыларның беренче чыгарылышы (17 кеше) булды. 2005 елда, институтта студентлар контингенты кыскартылгач, татарча укытыла торган бер төркем генә туплана башланды. Шуңа да карамастан, татар телендә укыган 350дән артык югары белемле төзүчеләр әзерләнде. Аларны өчесе кандидатлык диссертацияләрен якладылар.

2011 елга кадәр уку төзүче инженерлар әзерләү юнәлешендә барды. Мәсәлән, 2007-2008 уку елында бу юнәлештә 95 студент татарча укый иде. Уку программасына кергән 77 фәннең 22-се татарча укытылды. Бу елларда лекцияләрне, гамәли дәресләрне, лаборатор дәресләрне, консультацияләрне, хисаплау-сызым һәм курс эшләрен татар телендә 23 галим алып барды, алар арасында 7 профессор, 11 доцент бар иде. Иң актив укытучылар арасында профессорлар: Камалов А.З. (теоретик механика), Миңнуллин С.М. һәм Газизуллин Р.Г. (сызма геометрия), Мөхәммәтшин Р.Г. (философия), Туктамышов Н.К. (югары математика), Сөләйманов А.М., Камалова З.А. (төзү материаллары), Ибәтов Р.И. (гамәли математика), Шакирҗанов Р.Ә. (корылма механикасы), Әхмәтова Р.Т. (химия), доцентлар: Гыйлажев Д.Г. (җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм җилләтү), Җаббаров А.Н. (су белән тәэмин итү), Заһидуллин Э.Х. (төзү машиналары), Кафиатуллина В.И. (чит телләр), Миңнеханов Ф.Г. (тарих һәм культурология), Муратов Л.М. (югары математика), Саттаров И.Р. (филосифия), Мортазин Н.З. (физика), Низамиев В.Г. (материаллар каршылыгы), Урмитова Н.С. (су белән тәэмин итү һәм канализация), Хисамиев Г.Г. (химия), өлкән укытучы Азизова З.Ф. (геодезия) зур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Уку-укытуның хәзерге торышы

2012 елда КДАТУда ФГОС-3 Федераль дәүләт мәгариф стандарты буенча ике кимәлдә укыту башлангач, татар телендә укыту бакалаврлар әзерләү юнәлешен алды. Мәсәлән, 2014-2015 уку елында 52, 2015-2016 елларда …студент татарча укыдылар. Уку планына кергән 50 фәннең 28-е (58%) татар телендә укытыла (биналар архитектурасы һәм төзү техникасы тарихы, биналар архитектурасы, геодезия, гидравлика һәм җылылык техникасы, җылылык һәм газ белән тәэмин итү, инженер графикасы, информатика, корылма механикасы, культурология, материаллар белеме, материаллар каршылыгы, су белән тәэмин итү, тарих, теоретик механика, техник механика, физика, химия, хокук белеме, чит телләр, югары математика һ.б.). Лекцияләрне, гамәли һәм лаборатор дәресләрне, хисаплау-сызым һәм курс эшләре буенча консультацияләрне татар телендә 17 галим-укытучы алып бара. Алар арасында ТР ФАнең 1 мөхбир әгъзасы, 6 фән докторы, 5 доцент, 4 өлкән укытучы бар.

КДАТУда татарча укыту буенча методик кабинет зур эш алып бара, аны проф. Р.Ә. Шакирҗанов җитәкли. Татар телендә укыту буенча методик, нәшер итү, терминология комиссияләре бар. Методик кабинетның эшчәнлеге төп фәннәр буенча татар телендә уку-методик документация алып бару, дәреслекләр, уку кулланмалары, методик кулланмалар һәм сүзлекләр нәшер итүгә юнәлтелгән.

Вузара һәм Республика программалары нигезендә методик кабинет җитәкчелегендә «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» дигән фәнни-методик эш алып барыла. КДАТУда архитектура һәм төзелеш проблемалары буенча һәр елны уздырыла торган Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында бу тема буенча аерым секция эшли. Аның эшендә студентлар да катнаша, алар анда укытучы галимнәр җитәкчелегендә башкарган фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерәләр. Мәсәлән 2016 елда шундый 18-нче утырыш булды. Анда төрле проблемалар буенча докладлар, шул исәптән фәннәрне татар телендә укыту, алып барылган фәнни тикшеренү эшләре турында чыгышлар булды. Шуларның 7-сен студентлар сөйләде.

Фәнни-методик советлар тематикасы буенча үткәрелгән фәнни тикшеренү нәтиҗәләре халыкара, бөтенроссия, республика һәм төбәк конференцияләрендә хәбәр ителә, журналларда һәм төрле җыентыкларда басыла. Кайбер тикшеренүләр ТР Фәннәр академиясе грантлары алдылар. ТРның Министрлар кабинеты биреме буенча «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелде (авторлары В.Ш. Фәтхуллин, Р.Ә. Шакирҗанов, А.И. Нарбеков), проф. Н.К. Туктамышов «Югары техник мәктәпләрдә билингвизм шартларында укытуның социаль-педагогик нигезләре» монографиясен язды.

КДАТУның татар телендә укыту буенча иң актив эш алып барган 3 профессорга – Н.К. Туктамышовка, Р.Ә. Шакирҗановка, А.З. Камаловка – 2009 елны ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелде. 2014 елны алар Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләнделәр.

Шулай итеп, КДАТУ галимнәре татар телендә югары белем бирү эшенә Республика масштабында зур өлеш кертәләр. Алар югары уку йортлары өчен күп дәреслекләр язып һәм бастырып чыгардылар. Шулар арасында С.М. Миннуллинның «Сызма геометрия», А.З. Камаловның «Теоретик механика», Г.Г. Хисамиевнең «Гомуми химия», Ф.А. Гарифуллин һәм Ф.Г. Әхмәдиевнең «Материаллар белеме», Р.Б. Сәлимовның һәм Н.К. Туктамышовның «Математика», Р.Ә. Шакирҗановның «Корылма механикасы», З.А. Камалова, Р.З. Рәхимов һәм Р.Ә. Шакирҗановның «Төзү материаллары» һ.б. дәреслекләр бар.

КДАТУ галимнәре сүзлекләр төзү һәм терминология өстендә дә зур эш алып баралар. Шулар арасында: Р.Ә. Шакирҗановның «Русча-татарча төзелеш атамалары сүзлеге», « Төзүчеләр өчен русча-татарча сүзлек-минимум», А.К. Юлдашев, А.З. Әфләтонов һ.б.-ның «Русча-татарча техник терминнар сүзлеге», Г.Г. Хисамиев һәм А.И. Нарбековның «Химиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек», Ф.С. Хәкимҗанов һәм Р.Ә. Шакирҗановның «Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге», Л.Л. Салехова һәм Н.К. Туктамышовның «Математика: русско-татарско-английский терминологический словарь», З.Ф. Азизова һәм Л.З. Бикташның «Геодезия: русско-татарско-английский терминологический словарь», аерым фәннәр буенча кечерәк күләмле дистәгә якын башка сүзлекләр бар. Р.Ә. Шакирҗанов җитәкчелегендә күп галимнәр катнашында зур күләмле (70 басма табак) «Русча-татарча политехника сүзлеге» әзерләнеп бетте. Ул соңгы елларда фәннәрне татарча укыту барышында терминология өлкәсендә тупланган зур тәҗрибәгә нигезләнгән яңа төр (рәсемле һәм аңлатмалы) сүзлек булачак.

Гомумән алганда, КДАТУ галимнәре 1991-2016 елларда татар телендә 165 исемдәге уку-методик әдәбият нәшер иттеләр. Аларның гомуми күләме 1020 басма табак тәшкил итә. Шулар арасында 11 дәреслек, 19 терминологик сүзлек, 42 уку кулланмасы, 76 методик кулланма һ.б. бар. Төрле фәннәрне укыту өчен татар телендә 25 программа-методика комплексы эшләнде, 3 фәнни-методик җыентык чыгарылды.

КДАТУ галимнәре татар телендә басылган фәнни-мәгълүмати «Фән һәм тел» журналын чыгару инициаторлары, концепциясен эшләүчеләр, оештыручылар, редакторлар һәм төп авторлары да булдылар. Бу журналның төп максатлары татар телендә фәнни тикшеренүләргә, терминологияне һәм фәнни стильне үстерүгә, техник һәм гуманитар фән галимнәрен берләштерүгә, татар телендә югары белем бирү проблемаларын чишүгә юнәлтелгән иде. Журналда төгәл, гамәли һәм гуманитар фәннәр буенча фәнни-мәгълүмати, фәнни-популяр мәкаләләр, мәшһүр татар галимнәренең тормышын һәм иҗатын чагылдырган материаллар басылды. Баш редакторы Р.Ә. Шакирҗанов җитәкчелегендә «Фән һәм тел» журналы 17 ел чыкты, аның 51 саны дөнья күрде.

Быел (2016 елны) КДАТУда яңа чорда татарча укыту башлауга 25 ел тула. Шактый кыен һәм катлаулы булган бу чор барышында татар галимнәре техник вузда татар телендә укыту өлкәсендә киңкырлы һәм күләмле зур эш башкардылар. Аның нәтиҗәләре һәм тупланган тәҗрибәсе югалмас, татар халкы ана телендә үз мәгариф системасын торгызыр дигән өметтә калабыз.



КДАТУ галимнәре язган уку-укыту әдәбияты

(дәреслекләр, уку кулланмалары)

ИСЕМЛЕГЕ

 

Дәреслекләр

1.                Минуллин С.М. Сызма геометрия. − Казан: Мәгариф, 1995. − 304 б.

2.                Камалов А.З. Теоретик механика. − Казан: Мәгариф, 1996. − 552 б.

3.                Аганов А.В., Сафиуллин Р.К., Скворцов А.И., Таюрский Д.А.  Тирә-юнебездә физика. − Казан: КГУ, 1997. − 344 б.

4.                Гарифуллин Ф.А., Әхмәдиев Ф.Г. Полимерлар фәненә кереш.Казан: Тат. кит. нәшр. − 1999. − 159 б.

5.                Гарифуллин Ф.А., Әхмәдиев Ф.Г. Материаллар фәне нигезләре. − Казан: Идел-Пресс, 2000. 375 б.

6.                Хисамиев Г.Г. Гомуми химия. − Казан: Мәгариф, 1998. − 479 б.

7.                Хисамиев Г.Г. Гомуми химия. Мәсьәләләр һәм күнегүләр. − Казан: Мәгариф, 1999. − 367 б.

8.                Сәлимов Р.Б., Туктамышов Н.К. Математика. − Казан: Мәгариф, 2000. − 487 б.

9.                Шакирҗанов Р.Ә. Корылма механикасы. − Казан: Мәгариф, 2008. − 383 б.

10.         Камалова З.А., Рәхимов Р.З., Шакирҗанов Р.Ә. Төзү материаллары. – Казан: ЗАО “Новое знание”, 2012. – 312 б.

11.         Туктамышов Н.К., Салехова Л.Л. Югары математика. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 2014. – 214 б.

 

Сүзлекләр

1.                Шакирҗанов Р.Ә. Русча-татарча төзелеш атамалары сүзлеге. − Яр. Чаллы, 1992. − 508 б.

2.                Әхмәтьянов Р.Г., Шакирҗанов Р.Ә. Төзүчеләр өчен русча-татарча сүзлекчә. − Казан: Тат. кит. нәшр., 1996. − 144 б.

3.                Сәйфуллин Р.С., Хисамиев Г.Г. Толковый словарь-справочник по физике, химии и химической технологии на русском, татарском и английском языках. − Казань: Фэн, 1996. − 272 б.

4.                Сафиуллова Л.Ш., Биктимирова Л.Ф. Толковый русско-татарский словарь производственно-экономических терминов в области строительства. − Казань: Школа, 2000. − 140 б.

5.                Русча-татарча техник терминнар сүзлеге. − Казан: Мәгариф, 2000. − 256 б.

6.                Хисамиев Г.Г., Нарбеков А.И., һ.б. Химиядән русча-татарча сүзлек. − Казан: Мәгариф, 2004. − 344 б.

7.                Хәкимҗанов Ф.С., Шакирҗанов Р.Ә. һ.б. Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге. − Казан: Мәгариф, 2004. − 415 б.

8.                Мифтахетдинов И.Х. Архитектура атамалары сүзлеге. − Казан: КДАТУ, 1993. − 102 б.

9.                Кафиатуллина В.И. Немецко-татарско-русский учебный словарь общестроительной лексики. − Казань: КГАСА, 1996. − 90 с.

10.          Кафиатуллина В.И. Англо-татарско-русский учебный словарь общестроительной лексики. − Казань: КГАСА, 1996. − 83 с.

11.         Салехова Л.Л., Туктамышов Н.К. Математика: русско-татарско-английский терминологический словарь. – Казань: Издательство Казанского университета, 2014. – 120 с.

12.         Азизова З.Ф., Бикташ Л.З. Геодезия: русско-татарско-английский терминологический словарь. – Казань: Издательство Казанского университета, 2014. – 88 с.

Уку кулланмалары

1.                Камалов А.З., Сиразетдинов Ф.Г. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы (кинематика). − Казан: КИСИ, 1992. − 100 б.

2.                Миңуллин С.М. Сызма геометрия буенча мәсьәләләр җыентыгы. − Казан: КИСИ, 1992. − 89 б.

3.                Камалов А.З., Сиразетдинов Ф.Г. Теоретик механика. − Казан: КИСИ, 1992. − 128 б.

4.                Фәтхуллин В.Ш. Тимербетон конструкцияләр. − Казан: КИСИ, 1993. − 120 б.

5.                Сәлимов Р.Б., Муратов Л.М., Туктамышов Н.К. Сызыкча алгебра һәм аналитик геометрия элементлары. − Казан: КИСИ, 1993. − 86 б.

6.                Камалов А.З., Сиразетдинов Ф.Г. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы (динамика). − Казан: КИСИ, 1993. − 162 б.

7.                Җаббаров А.Н., Сафин Р.С. Авыл җирләрен су белән тәэмин итү. − Казан: КИСИ, 1994. − 112 б.

8.                Гыйлаҗов Д.Г., Нарбеков А.И. Биналарны җылыту һәм җилләтү. − Казан: КИСИ, 1994. − 126 б.

9.                Мифтахетдинов И.Х., Саттаров А.Г., Саттарова Т.Д. Архитектура тарихы. − Казан: КИСИ, 1995. − 71 б.

10.         Терегулов И.Г., Шиһабетдинов Ф.Г., Низамиев В.Г. Юка стеналы борысның кысынкы бөтерелүе. − Казан: КДАТА, 1995. − 63 б.

11.         Мирсәяпов Ил.Т. Сәнәгый биналар архитектурасы. − Казан: КДАТА, 1996. − 81 б.

12.         Шакирҗанов Р.Ә. Корылма динамикасы. − Казан: КГАСА, 1997. − 96 б.

13.         Гыйрфанов И.С. Металл өрлекләр, өрлек читлекләре һәм үзәктән кысылган колонналар. − Казан: Новое знание. 1997. − 96 б.

14.         Шиһабетдинов Ф.Г. Эластиклык теориясе нигезләре (пластиннарны хисаплау). − Казан: КДАТА, 1997. − 110 б.

15.         Азизова З.Ф. Геодезия. − Казан: КГАСУ, 1998. − 108 б.

16.         Камалов А.З., Шиһабетдинов Ф.Г., Ильязов Р.Н. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы. Статика. − Казан: КДАТА, 1998. − 130 б.

17.         Куряева Р.И. Инглиз теле лексикасына һәм грамматикасына кереш. − Казан: Новое знание, 1998. − 80 б.

18.         Сәлимов Р.Б., Туктамышов Н.К., Муратов Л.М. Дифференциаль хисаплау. − Казан: КДАТА, 1998. − 83 б.

19.         Шиһабетдинов Ф.Г. Шиһабетдинов А.Ф. Эластиклык теориясенең яссы мәсьәләсен чишү. − Казан: КДАТУ, 1999. − 110 б.

20.         Миңнеханов Ф.Г. Тарих (борынгы чордан XVII гасыр башына кадәр). − Казан, КДАТА, 1999. − 95 б.

21.         Җаббаров А.Н., Сафин Р.С. Су белән тәэмин итү һәм канализация. − Казан: КДАТА, 1999. − 59 б.

22.         Камалов А.З., Шиһабетдинов Ф.Г., Ильязов Р.Н. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы. Кинематика. 1. кис. − Казан: КДАТА, 2000. − 66 б.

23.         Саттаров И.Р. Философия. − Казан: КДАТА, 2000. − 152 б.

24.         Миңнеханов Ф.Г. Тарих (XVIII гасыр башыннан ХХ гасырга кадәр). − КДАТУ, 2000. − 115 б.

25.         Туктамышов Н.К. Математикадан мәсьәләләр җыентыгы. − Казан: КДАТА, 2000. − 87 б.

26.         Камалов А.З., Шиһабетдинов Ф.Г., Ильязов Р.Н. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы. Кинематика. 2 кис. − Казан: КДАТА, 2001. − 91 б.

27.         Шакирҗанов Р.Ә. Корылма механикасы: статик анык системаларны хисаплау. − Казан: КДАТУ, 2001. − 108 б.

28.         Камалова З.А. Төзү материаллары. − Казан: КДАТА, 2001. − 116 б.

29.         Газизуллин Р.Г. Сызма геометрия. − Казан: КДАТА, 2001. − 124 б.

30.         Миңнеханов Ф.Г. Россия тарихы. − Казан: КДАТА, 2001. − 181 б.

31.         Шакирҗанов Р.Ә. Корылма механикасы: статик аныксыз системаларны хисаплау. − Казан, КДАТА, 2002.  − 127 б.

32.         Саттаров И.Ф. Философия. 2 кис. − Казан: Рутен, 2003. − 259 б.

33.         Камалов А.З. Теоретик механика буенча мәсьәләләр җыентыгы (динамика). − Казан: КДАТУ, 2004. − 85 б.

34.         Камалова З.А. Төзү материаллары. − Казан: КДАТА, 2004. − 111 б.

35.         Шакирҗанов Р.А., Шакирҗанов Ф.Р. Корылма механикасы: төп элементлар ысулы һәм тотрыклык теориясе. − Казан: КДАТУ, 2006. − 84 б.

36.         Кильдеев М.В. Социология буенча лекцияләр. − Казан: КДАТУ, 2007. − 115 б.

37.         Шакирҗанов Р.А., Шакирҗанов Ф.Р. Корылма механикасы буенча лекцияләр курсы. − Казан: КДАТУ, 2008. − 100 б.

38.         Крамина Т.А. Архитектура тарихы. – Казан: КДАТУ, 2013. – 135 б.

Укытучы галимнәр

·          Азизова Зөләйха Фәйзрахман кызы − күперләр, транспорт туннельләре һәм геодезия кафедрасының өлкән укытучысы. Геодезия фәнен укыта һәм гамәли дәресләр алып бара. Геодезия буенча татар телендә уку кулланмасы, русча-татарча сүзлек авторы.

·          Ахметов Шамил Рифкать улы − төзелеш технологиясен механикалаштыру, җитештерү иминлеге һәм хокук кафедралары доценты. Хокук, төзүне оештыру, проектлар белән идарә итү фәннәрен укыта.

·          Ахметова Резидә Тимерхан кызы − техник фәннәр докторы, химия кафедрасы профессоры. Химия фәне буенча лекцияләр укый, гамәли һәм лаборатор дәресләр алып бара.

·          Габбасов Фәрит Гаяз улы − техник фәннәр кандидаты, гамәли математика кафедрасы доценты. Информатика фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара.

·          Зарипов Радий Ринат улы − техник фәннәр кандидаты, тарих һәм философия кафедрасы доценты. Тарих һәм культурология фәннәре буенча лекцияләр укый һәм семинарлар алып бара.

·          Зиганшин Малик Гәрәй улы − техник фәннәр кандидаты, җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм җилләтү кафедрасы доценты. Гидравлика һәм җылыту техникасы нигезләре кафедрасы доценты. Гидравлика һәм җылыту техникасы фәннәре буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара.

·          Камалова Заһирә Абдулла кызы − техник фәннәр кандидаты, төзү материаллары кафедрасы доценты. Материаллар белеме фәне буенча дәресләр алып бара. Татар телендә “Төзү материаллары” дәреслеге, 3 уку кулланма авторы.

·          Крамина Татьяна Александр кызы − техник фәннәр кандидаты, архитектура кафедрасы доценты. Биналар архитектурасы, архитектура һәм төзү техникасы тарихы фәннәре буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара. Архитектура тарихы буенча татарча уку кулланмасы авторы.

·          Низамеев Васил Габделхәй улы − физика-математика фәннәре кандидаты, механика кафедрасы доценты һәм мөдире. Техник механика, материаллар каршылыгы, эластиклык теориясе фәннәре буенча лекцияләр укый, гамәли дәресләр һәм лаборатор эшләр алып бара. Татар телендә уку кулланмасы авторы.

·          Сөләйманов Альфред Мидхәт улы − техник фәннәр докторы, профессор, ТР ФАнең әгъза-корреспонденты, КДАТУның фән эшләре буенча проректоры, төзү материаллары кафедрасы мөдире. Материаллар белеме фәне буенча лекцияләр укый.

·          Туктамышов Наил Кадыйр улы − педагогика фәннәре докторы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор, югары математика кафедрасы мөдире, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Югары математика фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара. Татар телендә ике  «Математика» дәреслеге, 3 уку кулланмасы, полилингваль укыту концепциясе авторы.

·          Урмитова Наҗия Салих кызы − техник фәннәр кандидаты, су белән тәэмин итү һәм тотылган суларны агызу кафедрасы доценты. Татар телендә лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара.

·          Хәкимов Айдар Мәсгуть улы − физика-математика фәннәре кандидаты, физика, электротехника һәм автоматика кафедрасы доценты. Физика фәне буенча гамәли дәресләр алып бара.

·          Хәмитов Таһир Камил улы − техник фәннәр кандидаты, механика кафедрасының өлкән укытучысы. Теоретик механика фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара.

·          Шакирҗанов Рәшит Әгълә улы − техник фәннәр кандидаты, механика кафедрасы доценты, татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире. РФнең югары һөнәри белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәре, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның Атказанган мәктәп хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. Корылма механикасы фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара. Татар телендә «Корылма механикасы», «Төзү материаллары» дәреслекләре, 5 уку кулланмасы, татар телендә югары белем бирү концепциясе авторы.

·          Ягунд Эдуард Михайлович − физика-математика фәннәре кандидаты, физика, электротехника һәм автоматика кафедрасы доценты. Физика буенча лаборатор эшләр алып бара.

·          Яруллин Мөнир Гарәфетдин улы − техник фәннәр докторы, сызма геометрия кафедрасы профессоры. Сызма геометрия фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара.

·          Яхин Рәшит Гарәфетдин улы − физика-математика фәннәре кандидаты, техник фәннәр докторы, профессор, физика, электротехника һәм автоматика кафедрасы мөдире. Физика фәне буенча лекцияләр укый һәм гамәли дәресләр алып бара. Физика буенча татар телендә уку кулланмасы авторы.

Татарча укытылган фәннәр

·            архитектура һәм төзү техникасы тарихы

·            биналар архитектурасы

·            геодезия

·            гидравлика

·            җылылык һәм газ белән тәэмин итү

·            җылыту техникасы

·            инженерик графика

·            информатика

·            корылма механикасы

·            культурология

·            материаллар белеме

·            материаллар каршылыгы

·            проектлар белән идарә итү

·            су белән тәэмин итү һәм тотылган суларны агызу

·            сөйләм культурасы

·            тарих

·            теоретик механика

·            техник механика

·            төзүне оештыру

·            химия

·            хокук

·            эластиклык теориясе

·            югары математика

 

Абитуриентларга

КДАТУның Төзелеш институтында татар телендә уку өчен һәр елны бер төркем студент кабул ителә. Моның өчен квота буенча аерым бюджет урыннары билгеләнә, ә абитуриентлар арасында аерым конкурс уздырыла. Конкурстан үтмәгәннәргә түләп укый торган урыннар да булдырыла.  

Бу төркемгә кергән студентлар татар телен яхшы белергә, татар мәктәбендә яки татар классында укыган булырга тиеш. Чөнки укыганда лекцияләр, дәресләр, имтиханнар татар телендә бара. Тора-бара уку акрынлап (6-нчы семестрдан − тулаем) русчага күчә. Чыгарылыш имтиханнары һәм эшләре рус телендә бирелә һәм яклана. Нәтиҗәдә, студентлар Россиянең Дәүләт стандарты таләпләренә туры килгән бакалавр дәрәҗәсе алалар.

Татар телендә укыган студентлар гадәттә бик тәртипле, тырыш булалар, тиз генә үзара дуслашып китәләр. Шунлыктан, зур шәһәр тормышына, рус теленә ияләшү (адаптация чоры) бик тиз уза. Вузда укуга да алар тиз ияләшә, чөнки үз телеңдә белем алу, аны аңлау һәм аңлату күпкә җиңелрәк. Нәтиҗәдә, студентлар уку башында ук яхшы билгеләр ала башлый, уку нәтиҗәләре буенча рус төркемнәрен дә узып китәләр.

Киләчәктә бу студентлар үз һөнәрен яхшы белгән, эшләрен Татарстанның ике дәүләт телендә дә алып бара торган белгечләр булырлар, татар милләтенең элитасына керерләр дип ышанабыз.

© КГАСУ 1999-2017. Все права защищены